Университетның тарихы

Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) республикабызда иң борынгы югары уку йортларының берсе. Аның тарихы 19 нчы гасырга барып тоташа.

Рәсәй империясенең Мәгариф министрлыгы карары нигезендә, 1890 нчы елның 14 июлендә Казанда механика, химия һәм төзүчелек тармагына белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче урта химия-технология һәм түбән техник белем бирү училищеларын берләштергән аерым бер уку йорты ачыла. Укыту корпусларыннан тыш, техника, химия тармагында эшләргә мөмкинлек бирүче, столяр, слесарь-механик эш бүлмәләре, газ заводы төзеп җиһазландырыла, училищеның үз электр станциясе, укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен торак биналары да була. Казан сәнагать училищесы дип йөртелүче әлеге уку йорты 1897 нче елның 10 нчы сентябрендә тантаналы рәвештә ачыла. Училище сода, натрий сульфаты, тоз кислотасы, тимер һәм бакыр купоросы, сабын һәм җилем ясау белән шөгыльләнүче мастерлар әзерли. Саннарга күз алсак, әлеге училище 17 ел буена 1145 белгеч әзерләп чыгара. 1919 нчы елның 2 апрелендә кабул ителгән РСФСР Наркомпросының карары нигезендә Казан сәнагать училищесы исә Казан политехник институты дип йөртелә башлый. Институт химия, механика һәм икътисад факультетларыннан тора. 1930 елның 13 нче маенда кабул ителгән Үзәк Сайлау Комитеты һәм СНКның карары нигезендә, Казан политехник институты һәм Казан дәүләт университетынын химия бүлекләре берләшүе нәтиҗәсендә Казан химия һәм технология институты оеша (КХТИ). 1930 нчы елның 23 нче июненнән 1935 нче елның 23 нче апреленә кадәр бу институт А.М. Бутлеров, аннан соң, 1992 нче елга кадәр С.М. Киров исемнәрен йөртә. 1941-1943 нче елларда Казан Химия һәм Технология Институты составына Ленинградтан эвакуацияләнгән Ленсовет исемендәге Ленинград технология институты да кушыла.

Институт бертуктаусыз үсә, инженерлар, фән өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм галимнәр әзерләү буенча төп үзәкләрнең берсенә әйләнә. Бик әһәмиятле фәнни юнәлешләр барлыкка килә, институт галимнәренең ачышлары, хезмәтләре сәнәгать өлкәсендә кулланыла һәм алар зур икътисади файда китерә башлый. 1980 нче елның 12 нче декабрендә СССР Югары Советы Президиумы карары нигезендә Казан дәүләт технология институты халык хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү, фәнни тикшеренүләрне үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1990 нчы елдан башлап институтта химия-технология өлкәсендә белгечләр әзерләүдән тыш, гуманитар юнәлештә дә белем бирү тормышка ашырыла башлады. Бу күренеш институт кадрлар әзерләү өлкәсен шактый киңәйтә дигән сүз иде.

1992 нче елның 11 нче сентяберендә кабул ителгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1619-Р номерлы карары нигезендә Казан дәүләт технология институты укыту эчтәлеген үзгәрткәне, фундаменталь һәм гуманитар юнәлешләрдә уңышлы белем бирүгә ирешкәне өчен Казан Дәүләт Технология Университеты дип йөртелә башлый. 1997 нче елда Рәсәй хөкүмәте карары нигезендә «Союзхимпромпроект» исеме белән йөртелүче Химик сәнәгать оешмаларын проектлаучы дәүләт институты, «Спецкаучук» Казан фәнни-тикшеренү институты Казан дәүләт технология институтына кушыла. Әлеге институтлар кушылу нәтиҗәсендә университет галимнәренең фәнни эшкәртмәләре нәтиҗәле рәвештә кулланылышка кертелде, фән һәм мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтә урнаштырылды, югары квалификацияле белгечләр базасы булдырылды. 2010 нчы елда Казан Дәүләт Технология Университеты милли тикшеренү университетлары категориясенә кертелә. 2011 нче елда исә уку йортының исеме Казан милли тикшеренү технология университеты дип үзгәртелә.

Тарихка күз салсак, университет эшли башлаган дәвердән алып бүгенге көнгә кадәр биредә 75 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарыла. Алар чит илләрдә илебезнең төрле почмакларында химия тармагы һәм башка өлкәләрдә армый-талмый хезмәт итәләр. Университетны тәмамлаганнан соң аңа тугъры булып калган, фән юлыннан киткән галимнәребез дә байтак. Академик В.В. Кафаров, СССР һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты П.А. Кирпичников, С.Р. Рафиков, И.В.Торгов, Б.М. Михайлов, Ю.С. Клячкин, Ленин исемендәге, СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Л.М. Бейкин, С.Г. Богатырев, Р.С. Гайнутдинов, С.Н. Косолапов, В.Г. Шацилло, Г.К. Клименко, А.И. Сидоров, В.А. Шишкин, А.Г. Лиакумович, А.Д. Николаева, X.Э. Харлампиди, В.Ф. Сопин, А.Ф. Махоткин, Г.С. Дьяконов нәкъ менә шундыйлардан. Алар, әлбәттә, университетыбызның горурлыгы, тарихка алтын хәрефләр белән язылачак шәхесләребез.

Казан Милли Тикшеренү Технология Университетында республикабызның иң яхшы белгечләре укыта: алар арасында Р.С. Сайфуллин, В.П. Барабанов, С.Г. Дьяконов, Ф.А. Гарифуллин, П.А. Гуревич, В.А. Иванов, А.В. Косточко кебек күренекле галимнәр, Рәсәй хөкүмәте, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклеләре бар. Әлеге мәшһүр затлар ярдәмендә университетта эшләп килүче фәнни мәктәпләр зур үсешкә иреште. Аларның ирешкән уңышлары шулай ук яңа мәктәпләр барлыкка килүгә дә зур этәргеч бирә.

1970 нче елда мәшһүр галимнәребезнең исемен мәңгеләштерү максатыннан, университетта Тарих музее ачыла. Академик А.Е. Арбузов, артиллерия Академиясе әгъза-корреспонденты Б.Л.Кондрацкий, профессор Г.Х.Камай, СССР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты П.А.Кирпичников хөрмәтенә мемориал такталар куела. Шулай ук университетта эшләгән башка галим-педагогларның тормыш юлын яктырткан китаплар, алар турында истәлекләр басылып чыга.

Источник: КМТТУ