Университетның бүгенгесе

Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) республикабызда иң борынгы югары уку йортларының берсе булып санала. Аның тарихы 19 нчы гасырга барып тоташа. 1890 нчы елда Казанда берләштерелгән сәнәгать училищесы ачыла. 1919 нчы елда исә әлеге уку йорты Казан политехник институты дип үзгәртелә. Соңрак, 1930 нчы елда Казан политехник институтының һәм Казан дәүләт университетының химия бүлекләре берләшү нигезендә Казан химия һәм технология институты оеша (КХТИ). 1992 нче елда Киров исемендәге химия һәм технология институты яңа статус ала һәм Казан дәүләт технология университеты (КДТУ) дип атала башлый.

Казан Дәүләт Технология Университеты 2010 нчы елда милли тикшеренү университеты дигән категориягә кертеп карала. 2011 нче елда исә әлеге мәшһүр уку йортының исеме Казан милли тикшеренү технология университеты дип үзгәртелә. КМТТУ Рәсәйнең әйдәп баручы химик-технологик профильдәге университетлар арасында әлеге статуска ия булган бердәнбер югары уку йорты.

Бүгенге көндә илебезнең югары технологик белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсе – ул безнең университет. Биредә 160 юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр. 86 юнәлеш буенча югары һөнәри белем алырга,46 юнәлеш буенча,бакалавриат бүлекләрендә, 29 юнәлеш буенча исә магистратура бүлекләрендә укырга мөмкин. Университетыбызда Рәсәйдән генә түгел, ә бәлки чит илләрдән килгән студентларны да күпләп очратырга була. Аларның саны 30 меңнән артып китә. Бу сан үзе үк уку йортының ни кадәр көчкә ия икәнен күрсәтеп тора. Студентларның шактый өлеше белем алып чыккан соң, һөнәри яктан үсү, белемнәрен тагын да камилләштерү максатыннан, укуларын аспирантура бүлекләрендә дәвам итәләр.

Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты 15 белем бирү һәм фәнни-тикшеренү (шул исәптән «Союзхимпромпроект» исеме белән йөртелүче Химик сәнәгать оешмаларын проектлаучы дәүләт институты, «Спецкаучук» Казан фәнни-тикшеренү институты) институтыннан тора. Университетның шулай ук Бөгелмәдә, Волжск (Марий Эл Республикасы), Кант (Кыргызстан республикасы) шәһәрләрендә урнашкан 3 филиалы бар. Казан технология колледжы да безнең университетыбыз кысаларында эшләүче белем бирү учагы булып санала.

Рәсәйдә химия һәм технология юнәлеше буенча белем бирүче югары уку йортлары шактый. Әлеге вузлар арасында Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә үзенең лидер булуы белән аерылып тора. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситетта укытылып килгән белгечлекләр арасындагы 13 белгечлек беренче урынны яулый. 2010 нчы елдагы конкурста 1 урынга 7 абитуриентның документ тапшыруы моның ачык мисалы.

Казан милли тикшеренү технология университеты бай фәнни потенциалга һәм кирәкле материаль-техник базага ия. Шунлыктан ул республикабызны, Урта Идел буе өлкәләрен химия һәм технология тармагында югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендә дан казанган фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.

Казан Милли Тикшеренү Технология Университетында республиканың иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, 953 фән кандидаты, дәүләт һәм төрле иҗтимагый академияләрдән академик һәм әгъза-корреспондентлар бар, педагогларның күбесе Рәсәй хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек. Шулай ук алар фән һәм техника өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен бирелгән премия ияләре дә.

Университетта фәнни-тикшеренү эшләре күп төрле юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 56 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли. Аспирантларның һәм докторантларның саны 1000нән артып китә. Казан Милли Тикшеренү Технология Университетында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча 15 диссертацион совет эшләп килә. Биредә ел саен 20 дән артык докторлык, 120 дән артык кандидатлык диссертацияләре яклана.

Университетта халыкара эшчәнлек киң җәелдерелгән. Биредә чит илдән белем алырга дип килгән укучыларны рус теленә өйрәтү курслары оештырылган. Әлеге курсларны тәмамлаганнан соң, чит ил гражданнары үзләре теләгән төрле югары уку йортларына керә алалар. Шуны да әйтергә кирәк, рус теленә өйрәтү бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган укыту алымнары нигезендә башкарыла. Университет чит илдәге партнерлары (Ляонин нефть һәм химия университеты, Берген университеты) белән уртак уку-укыту программаларын тормышка ашыру өстендә дә эш алып бара. 2012 нчы елда Казан Милли Тикшеренү Технология Университетында 40 илдән килгән 1000 нән артык чит ил гражданы- ның белем алуы моның ачык мисалы булып тора. Биредә шулай ук халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Университет теоретик һәм гамәли химиянең Халыкара союзлык ассоциациясе берләшмәсе (IUPAC), Евроазия һәм Тын океан университеты челтәрләре (UNINET) оешмасының әгъзасы булып тора. Университет кысаларында Юнеско тарафыннан оеештырылган микрохимик эксперимент үзәге эшли. Хәзерге вакытта Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты дөньяның 30 илендә урнашкан 88 университет һәм халыкара белем бирү оешмалары белән тыгыз элемтәдә тота. Ляонин нефть һәм химия университеты (Кытай халык республикасы), Хемниц техник университеты (Германия), Карлсруэ университеты (Германия), Берген университеты (Норвегия) безнең белән хезмәттәшлек итүче шундый уку йортларыннан санала.

Университетның фәнни эшчәнлеге фән һәм техника өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен дан казанган фәнни мәктәпләр нигезендә тормышка ашырыла.

Университетның фәнни-җитештерү паркы бизнес-инкубатор, инновацион полигон, трансфер технологияләр үзәгеннән тора. Республикабыз Казан Милли Тикшеренү Технология Университетының актив катнашуы нәтиҗәсендә югары технологияләр технопаркының федераль конкурсында җиңеп чыкты. Бүгенге көндә университетның инновацион структурасына 22 кече оешма, 33 фәнни укыту үзәге керә. Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты регионыбызның җиңел сәнәгать кластерында, нефть һәм газ химиясе тармагында әйдәп баручы уку йортының иң алдынгысы булып санала.

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, техник юнәлештә белем бирүче 159 югары уку йорты арасындагы рейтингта безнең университет 10 нчы урында тора.

Хөкүмәт карары нигезендә 2010 нчы елда Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты Рәсәйнең әйдәп баручы химик-технологик профильдәге университетлар арасында әлеге статуска ия булган бердәнбер югары уку йорты.

Безнең университетыбыз җитәкчеләре 2010 нчы елның 20 нче сентябрендә Рәсәйнең 14 технологик университеты арасында беренчеләрдән булып “Сколково” фонды белән уртак хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Меморандумның рәсми төс алуы университет өчен генә түгел, бөтен республикабыз өчен дә бик әһәмиятле вакыйга булды. Чөнки бу инновацион үсеш өлкәсендә яңа перспективалар ачылу дигән сүз иде.

Бүгенге көндә университетта тулы инновацион циклны үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Өзлексез укыту системасы, алга киткән фундаменталь фәнни һәм проектлау эшчәнлеге, үз базасында җитештерү челтәре булу - әлеге максатта хезмәт итә.

Соңгы елларда мәгариф системасында белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан төрле юнәлешләрдә гаять катлаулы, ләкин бик әһәмиятле эшләр алып барыла. Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты Татарстаныбызда һәм Рәсәй Федерациясе киңлекләрендә барган мондый инновацион үзгәрешләрдә актив катнаша. Һәркемгә мәгълүм булганча, дөньякүләмендә кабул ителгән стандартлар югары уку йортларында эшләүче белгечләрдән бик зур әзерлек таләп итә. Фәннәрне чит телләрдә укыта белүче югары белемле кадрлар әзерләү, халыкара белем бирү мәйданындагы эшчәнлекне арттыру һәм университетыбыз галимнәренең инновацион эшләнмәләрен, ачышларын коммерцияләү – болар барысы да университетыбызның алдагы перспективалары булып тора.

Источник: КМТТУ