КНИТУ в седьмой раз стал площадкой для образовательной акции «Татарча диктант»



11.11.2024

8 ноября стартовала Всемирная акция проверки знаний «Татарча диктант». Её цель – объединить татар, живущих в разных уголках мира, и способствовать росту интереса к изучению татарского литературного языка. Организаторами мероприятия выступают Министерство по делам молодежи РТ и Исполком Всемирного конгресса татар.

Наш университет в седьмой раз принимает эстафету «Татарча диктант». В пятницу 8 ноября на кафедре обучения на двуязычной основе КНИТУ собрались студенты и преподаватели не только нашего вуза, но и других образовательных организаций города.

Открылось мероприятие обращением директора Института управления инновациями КНИТУ Раушании Зинуровой. На примере творчества поэта-героя Мусы Джалиля она объяснила значение термина «моң» (мелодия), подчеркнула мелодичность и красоту татарского языка.

В этом году для диктанта был выбран текст из романа «Матур туганда» писателя и драматурга Шарифа Камала (Байгильдиева).

Текст читала обладатель нагрудного знака «Почётный работник общего образования Российской Федерации», лауреат премии Махмута Хасанова, учитель высшей квалификационной категории Гульнур Ахметова. В своем приветствии и.о. зав кафедрой ОДО Р.М. Хуснетдинов представил её как своего классного руководителя, учителя татарского языка и литературы.

По завершении мероприятия Гульнур Диммухамметовна выразила благодарность руководству университета и Института управления инновациями за поддержку традиций и развитие двуязычия.

На площадке КНИТУ в международной акции участвовали 42 человека, большинство из которых составили студенты нашего университета. Также интерес к празднику татарской культуры проявили студенты Казанского технологического колледжа и Казанского техникума информационных технологий и связи.

Участники могут узнать свои отметки и получить сертификаты участника, начиная c 18 ноября, зайдя на сайт акции.

С радостью отметим, что КНИТУ успешно прошёл проверку на знание татарского языка и передаёт эстафету «Тотальному диктанту» по русскому языку, который состоится в апреле.

КМТТУ чираттагы тапкыр «Татарча диктант» белем бирү акциясе өчен мәйданчык булды

2024 нче елның 8 ноябрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья гыйлем бирү акциясе старт алды. Аның максаты – дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерү һәм әдәби татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиденче мәртәбә университетыбыз гыйлем бирү акциясен татар телендә кабул итә. 8 ноябрьдә, КМТТУның ике телдә укыту кафедрасына безнең югары уку йорты студентлары һәм укытучылары гына түгел, шәһәрнең башка мәгариф учреждение вәкилләре дә җыелды.

Әлеге акция татарча хатасыз язуга һәм әдәби татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра.

Очрашуның рәсми ачылышы инновацияләр белән идарә итү институты директоры Раушания Зинурованың кереш сүзе белән башланды. Ул «татар моңы» («көе») терминының мәгънәсен татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил мисалында җентекләп аңлатты һәм татар теленең ни дәрәҗәдә моңлы тел булуы һәм матурлыгы турында сөйләде.

Быел диктант өчен язучы һәм драматург Шәриф Камалның (Байгилдиев) «Матур туганда» романыннан текст сайланды.

Текстны «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе иясе һәм Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты, югары квалификация категорияле укытучы Әхмәтова Гөлнур Диммөхәммәт кызы укыды. Ике телдә укыту кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Р.М. Хөснетдинов сәламләү сүзендә аны үзенең сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак тәкъдим итте.

Чара тәмамлангач, Гөлнур Диммөхәммәт кызы, уку йортында традицияләрне һәм икетеллелекне саклауга үз өлешләрен кертүләре өчен, университет һәм инновацияләр белән идарә итү институты җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

КМТТУ мәйданчыгында халыкара акциядә 42 кеше катнашты, аларның күпчелеген безнең университет студентлары тәшкил итте. Татар мәдәнияте бәйрәменә Казан технология көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары да кызыксыну белдерде.

Катнашучылар, акциянең сайтына кереп, 18 ноябрьдән үз билгеләрен белә һәм катнашучы сертификатларын чыгарта алачак.

Без үз миссиябезне үтәдек. Эстафетаны апрель аенда уза торган «Тотальный диктант» гыйлем бирү акциясенә тапшырабыз.



Источник: Управление медиакоммуникаций
Форма для печати

👉 Главные новости КНИТУ в Telegram